«Галәм киңлегендә 108 минут»: видео-сәяхәт (0+)
12
Апрель 2021
Дүшәмбе
1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче тапкыр «Восток» космик корабында планетаның беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагарин галәмгә очыш ясады. 60 ел элек яңа чор – космосны үзләштерү чоры башланды. Бу көнне шәһәр үзәк китапханәсенең балалар белән массакүләм эш бүлеге балаларны космос киңлекләре буйлап гаҗәеп сәяхәт кылырга чакырды. Яшь китап сөючеләр «галәм», «планета», «йолдызлар», «ракеталар», «кометалар», «метеоритлар», «космодром» төшенчәләре белән якыннанрак таныша алды. Видео-презентацияләр нәни дусларыбызга сәяхәт итәргә һәм белемнәр тупларга ярдәм итте.
|